Әлмәттә узган "Призывниклар көне"

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

31 октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә тантаналы рәвештә “Призывниклар көне” бәйрәме үткәрелде. Чараның рәсми өлешендә хөрмәтле кунаклардан юл теләкләре яңгырады. Алар санында Әлмәт шәһәренең җитәкчесе – Айрат Хайруллин, Әлмәт муниципаль районының сугыш комиссары – Ришат Сабиров һәм Әлмәттә урнашкан Татарстан Республикасының ДОСААФ машина өйрәнү мәктәбе җитәкчесе Илдар Гиләҗетдинов. Шулай ук Бөтен Рәсәй күләмендәге бәйрәмдә ветераннар, кадетлар һәм юнармейцлар катнашты. 

Шәһәрнең мэры үзенең сәламләүендә призывникларга лаеклы хезмәт итергә, бурычларын үтәргә, һәм шул ук вакытта Әлмәттә калган якын кешеләре турында онытмаска өндәде. Ә ДОСААФ машина өйрәнү мәктәбенең җитәкчесе яшьүсмерләргә солдат юлларын узып, өйләренә исән-сау кайтуларын теләде: “Армия сафларына озату – үскән егетләр өчен гел борчулы, тетерекле һәм мөхим вакыйга!”. 
“Нефтьче” исемен йөрткән иҗат йорты каршындагы майданда бәйрәм бер-ничә сәгать буе барды. Ә бәйрәм программасында рәсми сөйләүләр һәм иҗади колективлар катнашкан концерттан тыш, мероприятияда заманча корал үрнәкләренең күргәзмәсе оештырылган иде, һәм, әлбәттә, чын солдатларның кыр кухнясының ашлары. 
 Хәзерге вакытта армияга әзер булган һәм үз эшләрен белгән специалистлар кирәк булганы бүгенге көндә бер кемгә дә сер түгел. Күп кенә призывниклар, ДОСААФта укыган аркасында, хәрби-хисап белгечләре булалар, шулай ук югары һәм урта белем уку йортларында укыйлар. Әле быел гына Татарстан ДОСААФының Әлмәт машина өйрәнү мәктәбе 51 кешене Рәсәй Федерациясенең Кораллы көчләр рәтендә хезмәт итергә әзерләгәнендә әйтми калып булмас.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International