Республиканың ДОСААФ вәкилләре Түбән Камага ел йомгаклары буенча утырышка җыелды

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Камага бөтен республикадан ДОСААФ вәкилләре җыелды. Коллегиядә оешманың узган елгы эшенә йомгак ясадылар, киләсе елга эш юнәлешләре буенча фикер алыштылар. 

ДОСААФ, татарча әйткәндә, армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять халыкны Ватанны сакларга әзерләргә ярдәм итүче оешмаларны берләштерә. Бу -  парашют спорты секцияләре, радиосөючеләр берләшмәсе, ату түгәрәкләре һәм башкалар. Түбән Камада ДОСААФ структурасында, мәсәлән, махсус автомәктәп бар.

 

"Йомгаклау җыелышын биредә очраклы гына уздырмыйбыз, - диде Татарстан Республикасы ДОСААФ рәисе Дамир Динниулов. - Хакимият, иҗтимагый оешмалар белән эшлекле элемтәләрнең ничек төзелүенә, бөтен шәһәр һәм районның яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча эш алып барылуына нәкъ менә Түбән Камадан үрнәк алырга кирәк. Структуралар  бербөтен булып,  тандемда эшли". 

 

"Безнең, чыннан да, биредә тулы бер комплекс: "Патриот" үзәге дә, хәрби комиссариат та, автомәктәп тә, кадетлар корпусы да бар", - ди  район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов. 

Автомобиль йөртүчеләрне укыту системасы - аерым горурлык.  50 ел эчендә автомәктәп 60 меңнән артык машина йөртүчене әзерләп чыгарган. Моннан тыш, биредә автомәктәп мастерлары, педагогика һәм психология укытучылары, махсус транспорт йөртүчеләр һөнәри әзерлек һәм квалификация күтәрү уза. Бу программа буенча узган ел 244 кеше белем алган.

Бу хакта тулырак: http://tat.e-nkama.ru/news/746/72524/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International