26 октябрь көнне Апас урта мәктәбендә "Яшьармиячеләр" хәрәкәтенең III ачык слёты булып узды. Эле чарада Апас районы "Яшьармиячеләр" хәрәкәтенең актив укучылар, координаторлары һәм кураторлары катнашты. Слет кысаларында җирле штаб җитәкчесе Хикматов М.К. буләгенә хәрби -гамәли спорт торләре буенча ярышлар оештырылды. Җиңучеләрнең күпчелеге - безнен мәктәп укучылары. Бәйрәмдә катнашкан район мәртәбәле кунаклар Апас урта мәктәбе "Яшьармиячеләр" хәрәкәте эшчәнлеген югары бәяләде. Чара ахырында аеруча зур унышларга ирешкән активистлар, координаторлар һәм кураторлар "Апас муниипаль районы башкарма комитеты мәгариф булеге", Апас районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, Апас әм Кайбыч районнары хәрби комиссариаты һәм Апас "ДОСААФ" мәктәбе грамоталары белән бүләкләнделәр.